Хәрби кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелина 95-еллыгын бәйрәм итә

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Казан медицина көллиятендә хәрби кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелинаны хөрмәтләү булды. Бүген аңа 95 ел!  Легенда булган кешене юбилей белән тәбрикләделәр:  ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, социаль сәясәт буенча комитетның рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәсенең башлыгы Гүзәл Шакирова, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Ветераннар (пенсионерлар) региональ җәмәгать оешмасының Республика советының рәисе Хәбир Иштирәков һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International