18 гыйнвардан башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9831 тапкыр чыктылар

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнвардан башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9831 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1057 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 38 кеше зыян күрде, 13 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 90 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7948 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 54, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –215.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 504га артты (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 9га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 29га артты. Чакырулар саны, янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 101гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International