Сөт бизләре авыруларының мәсьәләсе ел саен әһәмиятлерәк була. Төрле яшьтәге хатын-кызларның 40% хәзерге вакытта бу органның шул һәм башка авырулары белән җәфалана һәм, кызганычка каршы, сөт бизенең яман шешенең саны җитәрлек югары. Акция Татьяна көнендә уздырылды. Сырхауханәгә Татьяна исемле студенткалар чакырылдылар, аларга табиб тикшерүе, сөт бизләренең УТТ тәкъдим ителде. Күрсәтмәле демонстрацияләү белән сөт бизләренең үзләре эшли ала торган диагностикасы буенча лекцияләр укылды.