Аларның кулларында – пациентларны коткару

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

РФ гражданнарын түләүсез медицина ярдәме белән тәэмин итүнең дәүләт гарантияләр программасында ашыгыч медицина ярдәме беренче урында тора. Соңгы өч ел буена һәр 3нче шәһәрдә һәм районда торучы сәламәтлек начараю сәбәпле ашыгыч медицина ярдәме станциясенә медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итә. Әлмәт АМЯС – хастаханәгә кадәр ашыгыч медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтүче  дәвалау-профилактикалау оешмасы.

2015 елда 59964 чакыруга чыгу эшләнде, ашыгыч ярдәм бригадалары белән 60840 кешегә, алардан 12582 балага ярдәм күрсәтелде.  Ашыгыч медицина ярдәме станциясе чакыруларда хезмәт итү буенча дәүләт биреме планын 100%ка тутырды. Шундый статистиканы һәм 154 кеше, фельдшерлар составы – 59% булган коллектив  эшчәнлегенең беренче дәрәҗәле бурычларын коллектив җыелышында 2015 елның эш йомгаклары буенча үзенең чыгышында баш табиб Фәйзи Агзамов тавышландырды. Очрашу ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, «Ак Барс –Мед» җитәкчесенең урынбасары Әнвәр Насыйбуллин катнашуларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International