Адел Вафин: Татарстанда гомуми үлем саны соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр иң түбән дәрәҗәгә иреште

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР 2015 елның сәламәтлек саклау тармагының эш нәтиҗәләренә һәм 2016 елга бурычларына багышланган Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясенең эшендә катнашты. Төп доклад белән коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин  чыгыш ясады.

ТР ССМ башлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда гомуми үлем саны соңгы 10 ел эчендә беренче тапкыр иң түбән дәрәҗәгә иреште – 2015 елда бу күрсәткеч меңгә 12 кеше тәшкил итте. 2016 елның гыйнварында шушы күрсәткечне шул ук дәрәҗәдә саклап калдырып булды. «Иң мәгънәле уңайлы динамика сабыйлар үлеме санының дәрәҗәсен киметүдә булды», –  ТР сәламәтлек саклау министры басым ясады.

«Татарстан Президенты булышлыгында сәламәтлек саклау тармагына зур акча салулар соңгы биш ел эчендә безнең коллегалар Европа илләрендә һәм АКШда эшләгәнчә бүген эшләргә рөхсәт иттеләр. Коронар стентлау буенча безгә уртачаевропа күрсәткеченә чыгарга уңышлы булды», – дип спикер сөйләде.

Министр сүзләре буенча, узган елның төп казанышы – халыкның гомуми үлем санын киметү. Шуның белән бергә онкология авыруларыннан үлүчеләр саны артты.

«Узган ел йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасына багышланган булса, бу елны без онкология авыруларының профилактикасына багышларга, медхезмәткәрләргә авыруны үз вакытында, иртә стадиясендә ачыкларга булышу өчен хәзерге заман кешесе нәрсә эшләргә тиеш – һәр республикада яшәүче кеше моны белер өчен тәкъдим иттек. Бу очракта без нәтиҗәле дәвалауны тәкъдим итә һәм авыручының язмышына тәэсир итә алабыз», – дип басым ясады А.Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International