Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлегенең оператив мәгълүматы буенча Яр Чаллыда А (H1N1) грипп диагнозы 35 кешедә расланды, билгеле булганча, барлык бу пациентларга прививка ясалмаган. Алардан 25 кеше инде өйгә чыгарылган, 10 пациент, шул санда 6 өлкән кеше һәм 4 бала, «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОда дәвалау узалар, аларның хәлләре канәгатьләнерлек.