Бүген, 6 февральдә, Ашыгыч медицина үзәге абитуриентлар өчен үзенең ишекләрен ачып җибәрде. Укучыларны каршыладылар: 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасарлары Ф.Ш. Галяутдинов, М.Р. Сафиуллин һәм КДМУ профессорлары. Лекциядә алар мөмкин булган эшкә урнашу вариантлары турында укучылар белән фикер алыштылар, шулай ук һәр факультет эш бирүчеләре белән бергә үз белгечлекләрен тәкъдим иттеләр. Шуннан башка булачак медиклар өчен клиника буенча кыска экскурсия уздырдылар. ТР ССМ баш хирургы А.Ю. Анисимов һәм баш табиб урынбасары М.Р. Сафиуллин кабул итү бүлеген күрсәттеләр, аның мөмкинлекләре турында сөйләделәр, шулай ук хастаханәнең техник нигезен – алдынгы җиһазларын күрсәттеләр.