Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда эшләүче Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең Amtec Kazan симуляция үзәгенә килеп китте.
Amtec Kazan үзәгенең генераль директоры Леонид Галинский билгеләгәнчә, симуляторлар мәйданчыгы белем бирү үзәгенең икенче чираты булды. «Әгәр гадәттәге шартларда без белгечләрне 25 белгечлек буенча укытабыз, хәзер өстәмә укулар тагын алты белгечлек буенча уздырылачак. Хәзер без өзлексез белем бирү программасы буенча табибларны гына түгел, хәтта ординаторларны, интерннарны һәм медицина югары уку йортларының өлкән курсында укучыларны да укытабыз», – дип сөйләде ул.