Илдар Халиков Менделеевск РҮХнә килеп китте

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бер көн элек Татарстан Республикасы премьер-министрының  «Менделеевск РҮХ» ДАССОна визиты булды. И.Ш. Халиковны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов,  Менделеевск муниципаль районының башлыгы Валерий Чершинцев озатып бардылар. Визит барышында республика Премьер-министры  капиталь ремонттан соң РҮХен карап чыкты.

 

«Менделеевск РҮХ» ДАССОда ремонт эшләре 2012 елда сәламәтлек саклауны модернизацияләү республика программасы чикләрендә башланды. Бюджет акчаларының шушы максатларга билгеләп куелган гомуми күләме 93 млн. сум тәшкил итте.

 

«Менделеевск РҮХ» ДАССОның мәйданы 4 мең кв.м. диярлек тәшкил итә. Хастаханәдә кабул итү-диагностикалау, терапия, хирургия, гинекология, педиатрия һәм реанимация бүлекләре эшлиләр. Капиталь ремонт инвалидлар һәм башка аз хәрәкәт итәргә сәләтле халык төркемнәре тоткарлыксыз бару өчен дәвалау оешмасын тулысынча җайлаштырырга рөхсәт итте.

 

Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков хастаханәнең торышы белән танышты һәм «Менделеевск РҮХ» ДАССОның сырхауханәсенең ремонтын дәвам итәргә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International