Бүген 18.40та Казан шәһ. Пушкин ур. буенча 5нче номерлы биш катлы торак йортының 5нче катындагы квартирада янгын булды. Янгын урынына РҺМҮнең бригадасы һәм АМЯнең 2 бригадасы чыктылар. Зыян күргән кешеләр юк. Йортта яшәүче кешеләр үзләре урамга чыктылар. Өстәмә 2 АМЯ бригадасы килделәр. Хәзерге вакытта йортта яшәүчеләр өчен «Татарстан» кунакханәсенең холлында вакытлыча тору оештырылды. Урында РҺМҮнең бригадасы һәм АМЯнең 3 бригадасы булып торалар.