Бүген яман шешләр белән көрәшү мәсьәләсе аеруча медицина мәсьәләсе генә түгел һәм халыкның киң катлавын урап алучы иң көчле социаль мәсьәләсе буларак системлы дәүләт чишелешен таләп итә. Нәкъ шуңа күрә 2016 ел онкология авырулары белән көрәшүгә багышлана. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча, гомуми үлем саны белән беррәттән онкоавырулардан 8 процентка диярлек үлем санының үсеше күзәтелә. Министр, бу сәламәтлек саклауның мәсьәләсе генә түгел, дип ышана. Моның уңае белән мәгълүматый компания һәр республикада яшәүчегә юнәлгән.