Әлки районында модульле ФАПның тантаналы ачылуы булды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Әлки  муниципаль районының Карамалы саласында тантаналы чара булды – «2016 елга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» дигән Республика максат программасын гамәлгә ашыру чикләрендә модульле фельдшерлык – акушерлык пунктын ачу.

Тантаналы чарада катнаштылар: ТР СС министрының беренче урынбасары Осипов С.А., Әлки муниципаль районы башлыгы Никошин  А.Ф., «Базарлы  Матак РҮХ» ДАССОның баш табибы Одушкина С. В., районның медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре, салада яшәүче кешеләр. Яңа ФАП яңа мөмкинлекләр ачачак, һәм, һичшиксез, салада беренчел медик-санитар ярдәм сыйфатын һәм ала алырлыгын яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International