Гадәттәгечә симпозиумда Россиядән, Европадан, Азиядән һәм БДБ илләреннән торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр катнашачак. Чара программасы торакаль онкохирургиядә хәзерге заман диагностика алымнары буенча, үңәч, трахея хирургиясендә, үпкә трансплантациясендә һ.б. иң яңа эшләр буенча лекция сессияләрен; Татарстан Республикасының әйдәүче медицина үзәкләрендә күрсәтмә операцияләрне; ESTS торакаль хирургларның Россия һәм Европа җәмәгатьчелегенең танылган экспертларыннан Wet lab эксперименталь операция бүлмәсендә мастер-классларны үзенә кертә.