Менделеевск РҮХдә «СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЭШЧЕЛӘРЕ - 2015» дигән фотокаталогның лауреатлар дипломнарын тапшыру церемониясе узды

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

«Менделеевск РҮХ» ДАССОда «СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЭШЧЕЛӘРЕ - 2015» дигән фотокаталогның лауреатлар дипломнарын тапшыру церемониясе узды. Югары квалификацион аттестатлар, күпьеллык эш стажы, югары торучы һәм тикшерүче оешмаларның позитив бәяләре һәм бүләкләре булган, сәламәтлек саклау өлкәсендә үзләрен уңышлы күрсәткән һәм үзенең оешмасы коллективының җәмәгать  тормышында катнашучы Менделеевск РҮХнең иң яхшы табиблары лауреатлар булды. Медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары,  балалар табиб-хирургы А.Б. Поповка,   хирургия бүлеге мөдире, табиб-хирург, медицина фәннәре кандидаты Е.К. Сәлаховка, кабул итү-диагностика бүлеге мөдире, табиб-уролог Л.М. Минигуловка бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International