2015 елның 2 сентябрендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә Эндоурология үзәге ачылды (аның мөдире – Владимир Перчаткин).Үзәкнең ачылуында ТР Премьер-министры Илдар Халиков булды. Үзәк 20 койкага исәпләнгән. Монда мәни бизенең аденомасын дәвалау буенча төрле операцияләр (яңа япония җиһазларында трансуретраль резекция һәм трансуретраль энуклеация операцияләре) уздырылалар, шулай ук бөер ташы авыруын дәвалауда эндоскопик юнәлеш үстерелә.