Соңгы ел эчендә генә БРКХдә диагностикалауның, дәвалауның һәм реабилитацияләүнең 45 артыграк инновацион технологиясе үзләштерелде һәм кертелде. Реаниматологларның, нейрохирургларның, ортопедларның, кардиохирургларның, офтальмологларның, урологларның казанышлары һөнәри берләшмә белән югары бәяләнде – 2015 ел эчендә БРКХ абруйлы бүләкләр, премияләр рәтенең иясе, бөтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүче булды.