Чистай районында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашкан сәламәтлек саклау оешмаларының йомгаклау отчет җыелышы булды. 2015 елда Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмаларының эшләре һәм 2016 елга бурычлар турында отчет доклады белән «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы Рәис Мостафин чыгыш ясады.