БРКХ табибы И.В.Гирфанов «Балалар табибы-2015» Бөтенроссия конкурсында иң яхшы балалар хирургы дип хөрмәтләнде

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Илдус Вилсур улы Гыйрфанов 40 елдан артыграк балалар хирургы булып эшли, Балалар республика клиник хастаханәсендә ул оешу вакытыннан – 1997 елдан башлап иң беренче пациентларны кабул итүдә дә, шулай ук  хирургик операцияләрнең күбесендә дә катнашты, ул – Татарстанның иң тәҗрибәле балалар хирургы. Ул хирургия бүлегенең мөдире, аннан соң – кабул итү бүлегенең хирургия кабинеты мөдире булып эшләде. Бик күп пациентлар рәхмәтләр белән хирургның игътибарлы мөнәсәбәте һәм һөнәри карашы турында искә төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International