«Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең» 2015-йомгаклары

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Әлмәт профсоюз оешмасы рәисе Альбина Акимова, «АК БАРС – Мед» СК» ҖЧҖ Әлмәт филиалы җитәкчесенең урынбасары Әнвәр Насыйбуллин катнашуларында «ПҮ белән ӘБШХ» ДАССО хезмәт коллективының гадәттәге отчет җыелышында 2015 елның йомгаклары ясалдылар.

Төп доклад белән оешманың баш табибы Лидия Исмәгыйлова чыгыш ясады. Бөтен тормыш чорларында хатын-кызларга  һәм балаларга медицина ярдәмен сыйфатлы күрсәтү, профилактика, диагностика һәм дәвалау буенча хәзерге заман технологияләрен кертү, хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген саклау һәм төзәтү, Дәүләт гарантияләре программасына туры китереп халыкка медицина ярдәмен күрсәтү – менә «Перинаталь үзәк белән Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССО эшчәнлегенең төп юнәлешләре.

Киләчәккә бурычлар исемлегендә – дәүләт гарантияләре программасын үтәү, сабыйларның үлем санын киметү, аналарның үлем санына юл куймау, ресурсларны нәтиҗәле куллану, халыкка ала алырлыкны тәэмин итү максатында педиатрия хезмәтен оптимизацияләү һәм яңача оештыру, табиб персоналын тарту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International