Баулы районы үзәк хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәлалдинов, Баулы муниципаль районы башлыгы Р.Х. Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесе И.И.Гузаиров катнашуларында медицина советы булды.
Төп докладта баш табиб Г.В.Алексеев Баулы муниципаль районы сәламәтлек саклау системасының узаган елдагы эшчәнлеген йомгакларын ясады. Соңгы 5 ел эчендә үлем санының кимүе билгеләнде, анда үлем санының сәбәпләре структурасында кан әйләнеше системасы авырулары беренче булып баралар, икенче урында – онкология авырулары. Докладта табиб участоклары буенча үлем санының һәм диспансерлаштыруның җентекле анализы ясалды. Гомуми практика табибларына иң кыска вакытта үз территорияләрендә үлем саны дәрәҗәсен киметү, льготалы дару тәэминатыннан баш тарткан кешеләр белән аңлату эше буенча чаралар кабул итәргә.
Баулы муниципаль районына эш визиты барышында үзәк район хастаханәсенә (2015 елда неврология бүлеге ремонтланган, шундый ук эшләр хирургия һәм гинекология бүлегендә башланган) Татарстан Республикасы Дәүләт советының рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин килеп китте. Яңартылган оешманы әйләнеп чыкканда, парламент башлыгы кабул итү һәм дәвалау шартлары белән, район хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең медицина кадрлары белән тәэмин ителүе белән кызыксынды. Соңрак ул район советының сессиясендә үз чыгышында да бу темага кире кайтты, урындагы мәктәпләрнең тәмамлаучыларын медицина институтларына һәм көллиятләренә укуга юнәлтергә тәкъдим итеп.