Татарстанда сөяк җелеге донорларының регистры төзелә

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә республика табибларына Санкт-Петербург Р.М. Горбачева исемендәге балалар онкологиясе, гематологиясе һәм трансплантологиясе ФТИның хезмәткәрләре: сөяк җелеге донорлары регистрының лабораториясе мөдире А.Л. Алянский һәм табиб-трансфузиолог А.Л. Петрова – проектны тәкъдим иттеләр.

Сөяк җелеге донорларының Милли регистрын төзү һәм үстерү белән проектны башлап җибәрүчеләр 2013 елдан бирле шөгыльләнәләр. Шушы вакыт эчендә сөяк җелегенең кардәш булмаган потенциаль  донорларын эзләү өчен бердәм on-line платформасы эшләп чыгарылды. Хәзерге вакытта анда гемопоэтик төп күзәнәкләр кирәк булган  каты авыручы пациентларга ярдәм итәргә әзер булган Россиянең һәм Казахстанның 43550 торучысы турында мәгълүматлар бар. Төзелгән  регистр ярдәмендә донорны эзләү нәтиҗәләре аркасында 84 уңышлы трансплантация үтәлде.

Татарстанның милли регистрын оештыру турында килешүгә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчеләре белән очрашуларда ирешелде.

Санкт-Петербург Р.М. Горбачева исемендәге балалар онкологиясе, гематологиясе һәм трансплантологиясе ФТИның вәкилләре белән очрашуда катнаштылар:  БРКХ кан салу бүлегенең мөдире С.А. Хлебникова, БРКХнең табиб-трансфузиологы О.П. Тарасова, Татарстан Республикасында «Русфонд» хәйрия фондының бюро җитәкчесе Наталия Сперанская, Балалар республика клиник хастаханәсе бүлекләренең, Республика клиник хастаханәсенең, РКДҮнең хезмәткәрләре, КФУның «Биобанк» лабораториясе хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International