Баш табиб Эмиль Шәрәфиев чыгышында 2015 елның уңай тенденцияләренә һәм үзгәрешләренә басым ясалды: «Ала алырлык тирәлек» программасы буенча актив эш, район администрациясе һәм Депутатлар советы булышлыгында палаталарны ремонтлау, 5 модульле фельдшерлык-акушерлык пунктларын файдалануга кертү.
Шулай ук район сәламәтлек саклавы алдында хәзерге вакытта торучы бик мөһим мәсьәләләргә кагылып үтте: кадрлар җитмәве мәсьәләсе, сырхауханә ремонты, халыкны диспансерлаштыру буенча планны тутырып үтәү, үлемнәр санын киметү.