Түбән Камада Ватанны саклаучылар көне алдында «Солдатка – ана бәлеше» дигән акция узды. Гадәттәгечә анда медицина хезмәткәрләре катнаштылар. 19 февральдә Түбән Каманың дәвалау оешмаларыннан һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасыннан Түбән Каманың хәрби частендә хезмәт узучы солдатларга татлы ашамлыклар һәм җиләк-җимешләр белән берничә пакет тапшырдылар. Шулай ук медицина көллияте студентлары чарада катнаштылар.