Гадәттәгечә симпозиумда Россиянең, Европаның, Азиянең һәм БДБ илләренең әйдәүче белгечләре катнашачак. Чара программасы торакаль онкохирургиядә диагностиканың хәзерге заман алымнары буенча, үңәч, трахея хирургиясендә, үпкә трансплантациясендә һ.б. иң яңа тикшеренүләр буенча лекция сессияләрен; Татарстан Республикасының әйдәүче медицина үзәкләрендә күрсәтмә операцияләрне; ESTS торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең һәм Россиянең танылган белгечләреннән эксперименталь Wet lab операция бүлмәсендә мастер-классларны; кызыклы клиник очракларны тикшерүен һәм башкаларны үзенә кертә.
Икенче тапкыр чараның чикләрендә 26 февральдә операцион шәфкать туташларының Сателлит (бергә барган) симпозиумы оештырылачак, ул хәзерге заман операция бүлмәсендә торакаль хирургының баш ярдәмчеләре эшенең төп аспектларын карап тикшерәчәк.
Чараны оештыручылар: Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыкларында һәм ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры ярдәмнәре белән Дипломнан соң белем бирү Россия медицина академиясе, Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге.
Теркәү 20нче февральгә кадәр www.lp.amtec-kazan.com/school/ адресы буенча симпозиумның рәсми сайтынды ачык.