Зәй районында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм онкологик авыруларга юл куймау буенча актив профилактик эш башланды. Бүген «Зәй РҮХ» ДАССО баш табибы Рим Амеровның шәһәр һәм район урта гомуми белем мәктәпләренең һәм балалар мәктәпкәчә оешмаларының укытучы составы белән очрашуы уздырылды. Сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесенең чыгышы шундый авыруларның җитдилегенә, куркынычлыгына һәм аларны кисәтүгә юнәлтелде.