«Кукмара РҮХсе» эшенең йомгакларын ясадылар

2016 елның 20 феврале, шимбә

2016 елның19 февралендә Кукмарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Залалдинов һәм район башлыгы Сергей Димитриев катнашуларында 2015 елның йомгаклары буенча киңәйтелгән медицина советы булды. 2015 елның эш күрсәткечләрен тикшерү белән районның баш табибы Равил Халиев чыгыш ясады. Бөтен чыгыш ясаучылар демография күрсәткечләренең динамикасында уңышлы үзгәрешләрне,  материаль-техник базаның ныгытуын, кадрлар тәэминатын билгеләделәр. Коллектив алдында беренче дәрәҗәле бурыч булып йөрәк-кан тамырлары һәм онкология  авыруларыннан үлемнәр санын киметү мәсьәләләре куелдылар. Чара отчет елында үз эш күрсәткечләре буенча өстә булган кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International