Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9623 тапкыр чыктылар

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9623 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1050 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 46 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, 27 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 92 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7542 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 49, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –213.
 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 251гә кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә, янгыннар буенча – 4кә, бала табулар буенча – 22гә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 1гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 38гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 70кә артты. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International