Бүген Россия ФМХнең Укыту-методика үзәгенең җирлегендә «Россиянең сәламәтлек саклау икътисады үсешенең хәзерге заман юнәлешләре» дигән фәнни-гамәли семинарның ачылуы булды. Семинар эшендә катнаштылар: Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин; РФА академигы, «Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺББ ФДБББОның икътисадый теория һәм сәясәт кафедрасы мөдире, икътисадый фәннәр докторы, профессор Абел Аганбегян; КФУның Бизнесның югары мәктәбе директоры, икътисадый фәннәр докторы Алсу Әхмәтшина. Семинар 24 февральдән башлап 25нә кадәр Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре һәм баш табиб урынбасарлары өчен уза. Семинарның беренче көнендә Россиянең сәламәтлек саклау икътисады үсешенең хәзерге заман юнәлешләренең мәсьәләләре, сәламәтлек саклауның демографик аспектлары карап тикшерелделәр. Укуны РФА академигы, «Россия Федерациясе Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺББ ФДБББОның икътисадый теория һәм сәясәт кафедрасы мөдире, икътисадый фәннәр докторы, профессор Абел Аганбегян уздырды. Семинарның икенче көнендә медицина оешмасында түләүсез медицина ярдәмен һәм түләүле медицина хезмәтләрен күрсәтү мәсьәләләре, медицина оешмасы эшчәнлеген һәм аның нәтиҗәлеолеген, шулай ук 2016 елга Россия Федерациясе гражданнарына медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы карап тикшереләчәкләр.