29 февральдә Казанда 50 бала туды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Тәүлек эчендә 29 февральдә Казанның бала тудыру йортларында 50 сабый туды: 31 малай һәм 19 кыз. Гомумән алганда, бу ашыгыч һәм вакытыннан элек бала табулар. Бу көнне дөнья күргән балалар үз туган көннәрен 4 елга бер тапкыр гына бәйрәм итәчәкләр, шуңа карап 29 февральгә бала тууны планлаштырырга туры килми. Ләкин борыңгы ышанулар хәбәр итәләр: 29 февральдә туган балалар бәхетле дип саналалар һәм аларга аерым көч бирелә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International