Конференциядә катнашу – фәнни эшчәнлек, инновацион эшкәртүләр белән шөгыльләнүче, яңа гына башлаучы медикларга тәҗрибә уртаклашуга, әңгәмәләрдә, халык алдында чыгыш ясауда үз көчләрен сынауга бик яхшы мөмкинлек.
2016 елның 26–27 февралендә Курск шәһ. яшь галим-медикларның X Юбилей халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
Шушы конференция чикләрендә «Күрсәткечләрне билгеләү һәм сөт бизе яман шешен хирургик дәвалау вакытында тирене проекцион саклау өчен хәрәкәтнең алгоритмын эшләп чыгару» темасына доклад белән КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы аспиранты А.Р. Хәмитов чыгыш ясады һәм иң яхшы доклад өчен дипломны тапшыру белән призлы урынны алды.