БССОның мәгълүматлары буенча Зика бизгәгенең таралуы дәвам итә

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Зика бизгәге түбәндәге регионнарда таралган:Үзәк һәм Көньяк Американың регионнарында (Мексика, Боливия, Бразилия, Колумбия, Гватемала, Доминика Республикасы, Эквадор, Сальвадор һ.б.), Кариб бассейнының, Африканың утрауларында (Сенегал, Уганда, Нигерия, Габон, Танзания, Египет, ЦАР, Сьерра-Леоне һ.б.), Үзәк, Көньяк (Мальдивлар) һәм  Көньяк-Көнчыгыш Азиядә (Камбоджа, Һиндастан, Индонезия, Пакыстан, Филиппин, Сингапур, Таиланд), Тын океан регионының утрауларында.

Зика вирусы тропик районнарда яшәүче Aedes  төренең (гомүмән алганда Aedes aegypti төренең) йогышлы черкиләре тешләү вакытында кешеләргә тапшырыла. Шул ук черкиләр – денге, чикунгунья һәм сары бизгәкләрен йоктыручылар. Бөҗәкләр ешрак көндезге вакытта актив һәм агрессив.

Черкиләр тешләүләреннән аерым зур саклыкны йөкле хатыннар һәм йөклелекне планлаштыручы хатын-кызлар күрсәтергә тиеш. Авыруның иң кечкенә билгеләре булуга, йөклелек вакытында табибның җентекле тикшерүендә булыр өчен, аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International