Бүген «Сарман РҮХ» ДАССОда сулыш юлларына кагышлы йогышларны диагностикалау, дәвалау, профилактикалау мәсьәләләре буенча район конференциясе узды.
Конференциядә Сарман РҮХнең табиблары һәм шәфкать туташлары, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының медицина фәннәре докторлары, доцентлары катнаштылар. Конференцияне «Сарман РҮХ» ДАССОның баш табибы Шакиров И.М. сәламләү сүзе белән ачты.
Көн тәртибенең беренче пункты «2016 елдагы грипп эпидемиясе. Гриппны диагностикалау, дәвалау, профилактикалау мәсьәләләре» буенча КДМУ ЮҺББ ДБББОның медицина фәннәре докторы, йогышлы авырулар кафедрасы доценты, ИБФО баш штаттан тыш йогышлы авырулар белече Кравченко И.Э. чыгыш ясады.
Гриппның өзлегүе буларак, пневмония баруының үзәнчелеге һәм аны дәвалау турында КДМУ ЮҺББ ДБББОның медицина фәннәре докторы, профессор, 2нче номерлы эчке авырулар кафедрасы мөдире Хәмитов Р.Ф. сөйләде.
Хәзерге заман этабында коклюшны диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләрен КДМУ ЮҺББ ДБББОның медицина фәннәре докторы, балаларның йогышлы авырулары кафедрасы доценты Николаева И.В. яктыртты.