Яр Чаллы шәһ. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге» ДАССОның филлиалында Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартка багышланган донор акциясе узды. Акция Республика кан үзәге Яр Чаллы шәһ. Иреклелекне үстерү үзәге белән һәм «Иҗади яшьләр академиясе» дигән яшьләр оешмасы белән бергә оештырылды. Акциядә 89 донор катнашты. Шушы көндә кан банкы 33л артыграк тулы кан, 7 л артыграк плазма һәм 1л артыграк тромбомасса белән тулыланды. Донорларга «Донор паспорты» һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.