Республика медицина китапханә-информацион үзәгендә (РМКИҮ) 2015 елның йомгакларын ясадылар. Узган елның нәтиҗәләре һәм узучы 2016 елга планнар турында оешманың директоры, профессор Юлия Дрешер сөйләде.
Үзәк 40 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтә. Ул – Татарстанның сәламәтлек саклау белгечләре, аерым алганда практика табиблары, медицина персоналы, студентлары, укучылары, аспирантлары, ординаторлары, профессор-укытучылар составы һәм хәтта медицина оешмаларының пациентлары. РМКИҮнең фонды 694 586 данәдән тора.
РМКИҮнең эше узган елда югары дәрәҗәдә билгеләнде. Үзәкнең директоры Юлия Дрешер 2015 елда сыйфат буенча иң яхшы менеджер исемен алды.
Киләчәктә китапханәнең мәйданын арттыру мәсьәләләрен чишәргә һәм китапханә фондларының саклануын тәэмин итәргә кала. Белгечләрнең квалификациясен күтәрү, сыйфат менеджменты системасын камилләштерү, халыкара, Россия, регион бәйләнешләрен ныгыту 2016 елда шулай ук приоритетлы бурыч булып кала.