10 мартта инде 11 ел рәттән Халыкара нефрологлар җәмгыятенең һәм Бөер фондларының халыкара федерациясенең берләшкән инициативасы булучы Бөтендөнья бөер көне билгеләп үтеләчәк. Бөтендөнья бөер көне – ул бөерләрнең сәламәтлегенә багышланган дөньяда иң масштаблы чара.
2016 елда беренче мәртәбә Бөер көне балалар яшендәге бөер патологиясенең мәсьәләләренә багышлана. Һәм беренче тапкыр бу көнне Кама балалар медицина үзәгенең Балалар хастаханәсенең биналарында уздырдылар. Ата-аналар һәм пациентлар өчен нефрология бүлеге мөдире Лилия Язынина һәм табиб-нефролог Юлия Мечкина белән очрашу-лекция оештырылды.