КДМАдә ультратавыш диагностикасы буенча Россия фәнни-гамәли конференция узды

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

РФ ССМ Казан дәүләт медицина академиясендә «Ультратавыш диагностикасының көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә ультратавыш һәм функциональ диагностика табиблары, кан тамырлары хирурглары катнаштылар. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлегенең башлыгы Ю.В. Аржанова, РФ ССМ КДМА ректоры Р.Ш. Хасанов һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ультратавыш диагностикасы буенча баш штаттан тыш белгече, «ТР ССМ РКХ» ДАССОның диагностика хезмәтенең шефы М.Г.Тухбатуллин катнашулары белән узды. Чара программасында РФ «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның ультратавыш диагностикасы кафедрасы профессорларының һәм доцентларының чыгышлары узды. Инсульт белән авыручыларның йөрәк-кан тамырлары хәлләрен комплекслы ультратавыш диагностикасының принциплары, балага узмауның идиопатик факторларының ультратавыш диагностикасы, аналык бизләре авырулары вакытында эхография, шулай ук муенның неорган шешләрен  ультратавыш диагностикалау  һәм эчке эндометриозның дифференциаль ультратавыш диагностикасытурында фикер алыштылар. Докладлар белән бөтен чыгышлардан соң кан тамырларын демонстрацион ультратавыш тикшерүе мастер-классы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International