Энергетика. Ресурсларны саклау-2016

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

2016 елның 15 мартыннан башлап 17нә кадәр Казан шәһ. «Казан ярминкә» ААҖ территориясендә Татарстан Республикасында Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру көннәре узалар. Шул көннәрнең үзәк чарасы «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы турында» «Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016» дигән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы һәм  аңа туры китерелгән  XVI  Халыкара симпозиум  һәм  XVII халыкара «Энергетика. Ресурсларны саклау – 2016» махсуслаштырылган күргәзмә булачаклар. Гадәттәгечә Симпозиум һәм Күргәзмә эшләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы катнаша. ТР ССМ күргәзмә стендында экспозициядә «ТР ССМ медицина оешмаларында  энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру белән идарә итү системасы» һәм сәламәтлек саклау оешмаларында энергоресурсларны нәтиҗәле куллануның йомгаклары буенча буклетлар тәкъдим ителәләр. Стендта тәкъдим ителгән мәгълүмат күргәзмәгә килүчеләрдә кызыксыну тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International