РФдә Республика Словениянең Гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Примож Шелиго белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында булды. Очрашу барышында яклар ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре турында фикер алыштылар. Примож Шелиго Словения Татарстан Республикасы белән үзара мөнәсәбәтне ныгытуда кызыксына һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив булышлык итәргә әзер, дип басым ясады. Шул санда медицина мәсьәләләре дә кызыксынуны тудыралар.