Сыйфат посты

2016 елның 18 марты, җомга

Үз вакытында һәм түләүсез ничек табибка эләгергә – бу һәр медицина оешмасына килүчеләрнең иң еш бирелгән сорауларының берсе. Аларның күбесендә  шартлар пациентның файдасына килеп чыкмый: тар белгечләрнең кабул итүләрен атналап, яисә ике айлап көтәргә туры килә, теркәүне көтү срогы да озын. Нәтиҗәдә, сәламәтлек белән булучы  мәсьәләләргә тагын сырхауханәләрдә тикшерүләргә бетерелгән нервлар кушыла.

Гражданнарның азы гына белә: шушы мәсьәләләрне чишү – страховой медицина компанияләренең компетенциясе. «Үз хокукларыңны бел» дигән акция «Спасение» компаниясе белән мәҗбүри медицина иминияте системасында халыкка аның хокуклары турында хәбәр итү өчен җибәрелде. Акциядә катнашучылар ике меңнән артык Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Зәйдә, Арчада һәм Яшел Үзән районында яшәүчеләр булды.

 Чираттагы акцияне уздыру мәйданчыгы –  республика каласының 8нче номерлы сырхауханәсе.

Пациентның хокуклары буенча вәкил һәр пәнҗешәмбе 9.00 сәг. башлап 11.00 кадәр 6нчы номерлы кабинетта кабул итә.

Сезнең хокукларыгызны бозсалар – эш итегез! Үз страховой компаниягезнең кайнар элемтә телефонына шалтыратыгыз ( номер полисның кире ягында күрсәтелгән).  «Спасениедә» страховать ителгән кешеләр өчен ул номер – 8-800-1000-717.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International