52 елдан артык Наил Садыйков, үзенең хезмәт эшчәнлеген ашыгыч ярдәм санитары булып башлап, бертуктаусыз сәламәтлек саклавына хезмәт итә. Аксакалның тормыш тәҗрибәсе бүген дә таләп ителә. Һәр көнен Сәлах улы Наил элеккечә хезмәткә багышлый...
Наил Садыйковның сәламәтлек саклау системасы үсешенә кертелгән өлеше кат-кат күп санлы бүләкләр һәм исемнәр белән билгеләнде: СССР сәламәтлек саклау отличнигы, РФ һәм ТАССР атказанган табибы, данлы хезмәт өчен медаль хуҗасы.
Бүген Наил Сәлах улы – Татарстан ветераннарының медицина һәм дару тәэминаты буенча комиссиясенең җитәкчесе, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының ветераннар оешмасының оештыручысы һәм рәисе.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре һәм республиканың медицина берләшмәсе Наил Сәлах улын юбилей белән тәбрик итә!