2016 елның 25 мартында Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 138, 9нчы блок адресы буенча Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР Хирург көне) булачак.
ТР Хирург көне чикләрендә «Россия хирургиясе бүген һәм иртәгә» темасына Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш хирургы, РФА академигы, м.ф.д., профессор В.А. Кубышкинның чыгышы планлаштырыла.
Татарстан Республикасында хирургия ярдәмен күрсәтүне һәм хирургия профиле буенча үлүчеләр санын тикшерүгә багышланган «Татарстан Республикасы хирургик хезмәте эшчәнлегенең 2015 елның йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» төп доклад белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-хирургы, м.ф.д., профессор А.Ю. Анисимов чыгыш ясаячак.
Казан шәһ. хирургик хезмәтенең хәзерге заман хәле һәм үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш белгече-хирургы, м.ф.д., профессор В.Ф. Чикаев сөйләячәк.
2015 елда Татарстан Республикасы медицина оешмаларында хирургия ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты турында мәгълүмат белән «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОның баш табибы, м.ф.к. Гайфуллин Р.Ф. чыгыш ясаячак. Ахырда Татарстан хирургия хезмәтенең ветераннарын, шулай ук иң актив хирургларын бүләкләү планлаштырыла.