Тәмәке һәм алкоголь зыяны турында Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ААҖдә сөйләделәр. Алар тәмәке тарту теләген ничек җиңәргә һәм зарарлы гадәтләргә яңадан кире кайтмас турында сөйләделәр. 50 эшче анкеталауда катнашты, психолог чыгышын тыңлады һәм тулы җаваплар алды. «Тәмәке десанты» эшчеләргә үзләрен смокелайзерда тикшерергә тәкъдим итте. 28 кеше «Тәмәке десантында» катнашырга теләк белдерде. Тәмәке тартучыларга Яшел Үзән сәламәтлек үзәгенә психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм зарарлы гадәтне җиңеп карарга киңәш бирелде.