Мәктәп яман шешләрне профилактикалауга һәм дәвалауга багышланачак. Чараның катнашучылары – онкоурологлар – онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә соңгы казанышларны яктыртачаклар. Мәктәпнең максаты – Россия регионнарында эшләүче онкоурологлар һәм башка белгечлек табиблары арасында әйдәүче белгечләрнең алдынгы тәҗрибәләрен таратырга. Мәктәп чикләрендә операцияләр бүлмәсеннән онлайн видеотрансляцияләр тәртибендә мастер-класслар уздыру ният ителә.