Пациентларның хокуклары буенча акция Әлмәт онкодиспансерында узды

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында уздырылучы Сыйфат атнасы чикләрендә ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе «ТР ММИТФ» ДОның белгечләре белән бергә пациентларның хокуклары буенча акцияне үткән шимбәдә, 9 апрельдә уздырды. Халыкка медицина ярдәмен һәм консультатив кабул итүне алуга хокуклары турында хәбәр итү максатында түбәндәге белгечләр чакырылдылар: «ТР ММИТФ» ДОның страховать ителгән гражданнарның хокукларын яклау бүлегенең башлыгы Ольга Полякова,  гастроэнтеролог Елена  Майорова (м.ф.к., КДМА), невролог Миләүшә Ярмөхәммәтова (м.ф.к., РКХ), эндокринолог Людмила Куршакова (м.ф.к., «РТЮ (РЖД)» ААҖнең Казан станциясендә Бүлендек клиник хастаханәсе» КБССО бүлегенең мөдире), кардиолог Елена Әхмәтҗанова (Казан шәһ. 7нче ШКХнең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International