Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Стационар дәвалауда булучы сугышта катнашучыларны, ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен отставкадагы генерал-майор, «ТР Ветераннар союзы» Республика ветераннарының (инвалидларының) җәмәгать оешмасының рәисе Әхәт Гайнулла улы Юлашев һәм ТР Республика ветераннарының (пенсионерларының) җәмәгать оешмасының рәисе урынбасары Ефим Михаил улы Вайнер бәйрәм белән котларга килделәр.