Бүген, 2016 елның 16 маенда, Казанда халыкара катнашуы белән Nexus Medicus Venous Forum 2016 – дүртенче Бөтенроссия конференция эшен башлады. Чара «Гедеон Рихтер» фармацевтик компаниясе булышлыгында уза һәм Италиядән, Бразилиядән, Аргентинадан, Һиндстаннан һәм Россиядән төрле белгечләр табибларының тәҗрибәсен берләштерә. Бу елда неврологик һәм соматик патология вакытында артериовеноз бозылуларга аерым игътибар бирергә карар ителде.