Сәламәт яшәү рәвеше турында Әлмәт яшьләре белән табибларның танып белү очрашуларын үткәрү ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең эш планына килешеп, Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белән тыгыз үзара бәйләнештә булып уза. Лекцияләр циклы белән ел буе төрле профиль белгечләре студентлар аудиторияләренә чыгалар. 16 майда физик культура көллиятенең беренче курста укучылары,булачак укытучылар һәм тренерлар белән Әлмәт тире-венерология диспансерының баш табиб урынбасары Юрий Батрасов очрашты.