9 майдан башлап 15нә кадәр Казанның ашыгыч хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8595 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1198 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 43 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 очрак үлем нәтиҗәсе белән. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 107 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6651 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 66, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –177.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 10га кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 8гә, бала табулар буенча – 10га кимеде. Чакырулар саны янгыннар буенча – 1гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 10га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 279га артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.