ВИЧ-йогышын таратуның профилактикасына багышланган акция Чистай шәһ. узды

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Чистай шәһәрендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтере көненә багышланган чаралар чикләрендә ВИЧ-йогышын таратуның профилактикасына багышланган  акция Чистай медицина училищесы студентлары һәм «Чистай РҮХ» ДАССОсы катнашуларында узды. Медицина  училищесы студентлары һәм «Чистай РҮХ» ДАССОның медицина хезмәткәрләре узып баручыларга ничек йогышланудан үзеңне саклау турында буклетлар һәм белешмәлекләр тараттылар. Шәһәрдә яшәүчеләргә ВИЧ-йогышын тарату юллары турында сөйләделәр, анкета тутырырга – ВИЧ-йогышы турында берничә сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International