РКХнә Канаданың Халыкара Король көллиятенең делегациясе килеп китте

2016 елның 20 мае, җомга

Бүген РКХнә  Канаданың Халыкара Король көллиятенең делегациясе килеп китте. Чит ил галимнәренең визиты Казан дәүләт медицина университетының 202-еллыгына багышланган чаралар чикләрендә узды. РКХдә кунакларны баш табибның беренче урынбасары Миннуллин М.М., терапевтик хезмәтнең шефы Абдулганиева Д.И. һәм кабул итү-диагностик бүлегенең мөдире вазыйфасын башкаручы Вәлиев Р.Ф. каршы алдылар. Алар үз чит ил коллегаларын хастаханә эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм телемедицина, атап әйткәндә һәлакәтләр медицинасының ситуацион үзәге мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Аның турында мәгълүматый-исәпләү үзәгенең башлыгы  Нуриев А.Ф. сөйләде. Чит ил кунаклары республика клиникасының эшен югары бәяләделәр һәм кабул итү өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International